Укучыларның кышкы спартакиададагы уңышлары

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
10-11 нче февраль көннәрендә Актанышта укучыларның кышкы спартакиадасы үтте. Гимназия-интернат укучылары ярышлар нәтиҗәсендә 3 нче урынга лаек булдылар һәм 4 мең сум күләмендә спорт җиһазларына сертификат белән бүләкләнделәр. Өстәл теннисында Солтанов Марат (5 сыйныф) 1 нче, Мухаметдинова Зөлфия (6 сыйныф) 3 нче, шорт-тректа Минһаҗева Резеда (9 сыйныф) 1 нче, Дәүләтов Наил (11 сыйныф) 3 нче, Губаева Динара (8 сыйныф) 3 нче, чаңгы эстафетасында Арсланов Динар (9 сыйныф), Шакирова Ләйлә (11 сыйныф), Минһаҗев Аяз (11 сыйныф), Галимова Айсылудан (11 сыйныф) торган команда 3 нче, аркан тартуда егетләр командасы шулай ук 3 нче урыннарны яуладылар. Афәрин!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International