2015 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзәтүгә барлыгы 3 миллиард сум күләмендә акча таләп ителә. Аларның 1,3 миллиард сумы чәчү кампаниясенә тотылачак. Шунысын да билгеләп үтү кирәк: запас частьләргә бәя арту сәбәпле, быел хуҗалыкларга техника ремонтлауга 0,5 миллиард сумга күбрәк акча тотарга туры киләчәк.
Хәзерге вакытта Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлыгы 733 миллион сумлык запас частьләр сатып алган инде.
- Запас частьләргә акча шактый кирәк. Өстәвенә, хуҗалыкларда чит ил техникасы да күп кулланыла. Шуңа күрә запас частьләрне вакытында кайтару һәм аларны тиешле итеп ремонтлау эшчәнлеге министрлыкның механизация хезмәте тарафыннан контрольгә алынды, - дип хәбәр итәләр Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк: агымдагы елда Татарстанда язгы чәчү кампаниясендә барлыгы 14 мең трактор, 550 чәчү комплексы, 6,7 мең чәчкеч һәм 5,8 мең культиватор катнашыр, дип көтелә. Туфрак эшкәртү агрегатларының гомуми саны 1 меңнән артып китәчәк. Аларның барысын да 1 апрельгә кадәр тулысынча әзерләп бетерү күздә тотыла.
Бүгенге көндә исә механизаторлар 7445 берәмлек трактор (әзерлек - 75 процент), 5112 чәчкеч (83 процент), 265 берәмлек чәчү комплексы (63 процент) һәм 4800 культиваторны (88 процент) ремонтлап бетергән инде.