2 нче февральдән 6 февральгә кадәр Казан шәһәрендә экология фәне буенча укучыларның бөтенроссия фән олимпиадасының региональ этабы булып узды. Анда Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы Галимов Илдар катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.