Берничә көн элек республикада ипигә бәяләр артты. Әмма озакламый икмәк тагын кыйммәтләнергә мөмкин әле. Белгечләр әнә шулай дип куркыта.
Социаль әһәмияткә ия булган ризык кыйммәтләнергә тиеш түгел дисәләр дә, сәүдә нокталарында бәяләр тотрыклы түгел. Халык аптырашта. Казан шәһәренең 10 нчы микрорайонында урнашкан бер сәүдә ноктасында 25 сум торган “Сельский” ипиен 30 сумга сата башлаганнар. “Ипигә бәя артмый дип әйткәннәр иде бит”, – ди Галимә апа Газизова. Әлеге хәлгә ачыклык кертергә теләп, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белән элемтәгә кердек. “Сельский” икмәгенә бәя күтәрелергә тиеш түгел, – диде министрлыкның азык-төлек базары үсеше бүлеге җитәкчесе Евгений Рещиков. – Икмәк комбинатлары “Сельский”, “Дарницкий” ипиләре, 1 сортлы күмәч өчен социаль фондтан он ала. Бәяне тотрыклы тоту өчен икмәк комбинатлары белән килешүләр төзелгән, социаль икмәкләр кыйммәтләнмәячәк. Кайбер сәүдә нокталарында күтәрелгән икән, димәк, акча эшләп калу нияте белән эшмәкәрләр бәяне махсус арттырган. Мондый сату нокталары турында тикшерүче органнарга хәбәр итәргә кирәк”.
Министрлык белгечләре ачыклык керткәнчә, бүген 1 кг “Сельский” ипие уртача алганда 33,70 сум тора. Ә кибетләрдә сатыла торган бер ипинең авырлыгы 650-700 грамм. Казандагы вазгыятьне белү өчен берничә кибеттә булып, социаль исемлеккә кергән әлеге икмәкнең ничә сумга сатылуы белән кызыксындык. 3 нче икмәк заводының үз кибетендә 650 граммлы икмәкне 23,20 сумга алырга була. Кибетчеләр бу көннәрдә әлеге төр ипигә бәя артмавын, бары югары сортлы оннан пешерелгән, әйтик, күмәчнең (батон) кыйммәтләнүен генә әйтте. “Көн саен бәя уйный. Ипигә дә бәя күтәрелә, дип әйттеләр. Халык эчендәге ярсуын безгә әйтә. Без, гади сатучылар, бәя белән уйнап утырмыйбыз, ничек кушалар, шулай сатабыз”, – ди Сания ханым.
– Кичә үзем даими йөри торган кибет, базарда булып, бәяләр белән кызыксындым, – ди Казанда яшәүче Гомәр Мостафин. – Ипиләргә бәя шул килеш калган. Әмма батоннарга бәя арткан. Ипи социаль ризык булып санала. Ит ашамыйча түзәргә була әле, әмма сөтсез, иписез яшәп булмый. Минемчә, кризис чорында аларга бәя артырга тиеш түгел. Бөтен кеше дә кара ипи ашый алмый, кемгәдер күмәч ризыклары ярамый. Авыру кешеләр турында да уйларга кирәк. Аз керемлеләргә нәрсә эшләргә кала?! Аз хезмәт хакы, минималь пенсия алучылар дәүләт тарафыннан социаль яктан якланган булырга тиеш.
Әмма Авыл хуҗалыгы министрлыгы икмәк ризыкларының барлык төрләренә дә бәя тотрыклы буласына ышандырмый. Бары социаль исемлеккә кертелгәннәрен генә “дилбегә” белән тотып торалар. Калган төр икмәк ризыкларына субсидия каралмагач, икмәкханәләр бәяне күтәрергә мәҗбүр. Хәер, мәҗбүрме, юкмы – монысы икенче мәсьәлә инде. Ә азык-төлек базарында бодайга бәя уйный. Бу хәл узган елның июлендә башланып, өченче класслы азык-төлек бодаеның күмәртәләп сатып алу бәясе ел ахырына 66 процентка кадәр арткан. “Долларның кисәк артуы бодай бәясенә йогынты ясады”, – ди “Совэкон” аналитик үзәге директоры Андрей Сизов.
Шулай итеп, белгечләр икмәк ризыкларына бәя тотрыклы булачак дип ышандырмый. Узган ел дәвамында икмәк ризыкларына бәя 7,5 процентка арткан булган. “Бу – гомуми һәм азык-төлек инфляциясе белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк”, – ди Сизов. Тик быел үсеш темпы тотрыклы булырга охшамый. Бер ай эчендә икмәк ризыкларына бәя чама белән 2,5 процентка арткан инде. Ел дәвамында арту 25-30 процент булырга мөмкин.
«Ватаным Татарстан»