Татарстанда язгы чәчү үткәрү тактикасын эшлиләр

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Татарстанда язгы чәчү үткәрү тактикасын эшлиләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышу ниятләнә. Ул 18 февраль көнне "Казан ярминкәсе" ААҖ территториясендә узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә аграр ведомствода хәбәр иттеләр.

Коллегия эшендә агросәнәгать комплексы һәм аграр холдинг предприятиеләре җитәкчеләре, әйдәп баручы инвесторлар, муниципаль берәмлек башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашыр дип көтелә.

Коллегиядә ТР агросәнәгать комплексының 2014 елгы эшенә нәтиҗәләр чыгарылачак. Шулай ук авыл хуҗалыгы производствосының барлык юнәлешләре буенча эшләнгән кризиска каршы чараларны истә тотып, 2015 елга агросәнәгать комплексын үстерү буенча планнар да билгеләнәчәк. Быел аеруча катлаулы булачак язгы кыр эшләре кампаниясен үткәрү турында да сүз булачак, диләр министрлыкта. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International