Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә "Ягез әле, егетләр" бәйгесе

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Хәрби-патриотик тәрбияне камилләштерүне үстерү һәм егетләрне армия сафларында хезмәт итүгә әзерләү максатыннан, Актаныш 1 нче санлы мәктәбе 7-8 нче сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үткәрелде. Укучылар канат тарту, пневматик винтовкадан атуда сынаштылар, медицина һәм Бөек Ватан сугышы турындагы сорауларга бавап бирделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри урынннар билгеләде: 7В сыйныф - Грант-При "Абсолют җиңүче", 8В сыйныф - I урын, 8А сыйныф - II урын, 7А сыйныф - III урын, 8Б сыйныф - IV урын,  7Б сыйныф - V урын. Молодцы!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International