Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән утырышында ведомство җитәкчесе Айрат Зарипов шундый саннар китерде.
Аерым алганда, татар телендә 161 газета һәм 52 журнал чыга, чуваш телендә 5, удмурт телендә 1 газета нәшер ителә, дип билгеләп үтте А.Зарипов. Аның сүзләренчә, Татарстан территориясендә федераль телеканалларның 3 хәбәрче пункты, 5 мәгълүмат агентлыгының төбәк вәкиллеге һәм 9 федераль басманың төбәк вәкиллекләре эшли. 2014 елда федераль басманың "Эксперт-Татарстан" төбәк журналы дөнья күрә башлады.
Хәзерге вакытта үткәрелә торган чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнаша.