“Россия чаңгы юлы” исеме астында ел саен уздырылучы Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары Актанышта бүген, 8 февраль көнне, “Лачын” чаңгы базасында үтте. Теркәлү иртәнге сәгать 10.00га төгәллләнеп, ярышлар сәгать 11.00да башланды. Ә авыл җирлекләрендә ярышлар моңа кадәр үткән иде.
Район үзәгендәге ярышларда белем бирү оешмалары укучылары, предприятие, учреждение һәм оешмаларның хезмәтчәннәре катнашты. Стартка беренче булып балалар бакчаларына йөрүчеләрнең басуы үзе бер әһәмияткә ия. Ярышларда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты, аның үзенең дә җитәкчеләр белән бергә чаңгыга басуы бәйрәмдә катнашучыларга аеруча дәрт өстәде.
Бәйрәмдә барысы 1800 актанышлы чаңгыга басты