Газета-журналларга былтыргы бәяләрдән язылырга мөмкин

2015 елның 7 феврале, шимбә
26 февральдән 7 мартка кадәр “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиясе Бөтенроссия газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрә. Әлеге ункөнлектә, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән беррәттән, төбәкнекеләр дә катнаша. Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары газета-журналларга язылу бәяләрен узган елдагыча тәкъдим итә.


Илнең барлык почта бүлекләрендә дә укучылар язылуның махсус кагыйдәләре белән таныша ала. Почтаның сату хезмәтендә язылу ункөнлегендә катнашучы газета һәм журналлар да тәкъдим ителә, дип яза “Россия почтасы”ның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International