Хезмәттәшебез Галиуллин Алмаз Назыйм улы.
50 яшьлек алтын юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыгызның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!