Актанышта студентлар белән очрашу

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Бүген, 30 гыйнварда,  Актанышта “Студентлар белән очрашу” яшьләр чарасы уза. Чараның төп максатлары булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, студентларны системалы рәвештә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнергә җәлеп итү, Актаныш районының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү тора.  

Ярышлар сәгать 9.00 чаңгы “Бүләк” чаңгы базасында башланып китте. Спорт сөюче студентларны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова сәламләде, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Районыбыз  студентлары командалары башта чаңгы шуу буенча, аннары “Актаныш” универсаль спорт комплексында волейбол уенында һәм аркан тартышу буенча көч сынаштылар.

Бүген 16.00 сәгатьтә Актаныш районы башлыгы Фаил Камаевның 4-5 курс студентлары белән очрашуы, 19.00 дә район мәдәният йортында кичке чара булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International