Азык-төлек бәяләренең төшәcенә ышанасызмы?

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Кибетләрдә азык-төлек бәяләре өскә “үрмәләвен” дәвам иттерә. Хәтерләсәгез, узган елның ноябрендә Россиядә карабодай бәяләре кисәк кенә 27,5 процентка күтәрелде. Кайбер төбәкләрдә исә ул 50-80 процентка кадәр кыйммәтләнде. Озакламый Татарстан буенча Монополиягә каршы тору федераль хезмәте башкалада озак еллар дәвамында эшләүче “Пятерочка плюс”, “Магнит”, “Перекресток”, “Ашан”, “Зельгрос” һәм “Метро” сәүдә челтәрләренең, үзара килешеп, карабодайга бәя арттырулары ачыкланды. Бүген Монополиягә каршы тору хезмәте аларны башка төр продуктларга да бәя арттыруда гаепләп, тикшерә башлады. Ник дигәндә, гыйнвар уртасында Казанда шикәр комы кисәк кенә 8,4 процентка, сыер ите якынча 2,1 процентка, кәбестә – 13,4, бәрәңге – 6,1, суган – 4,7, кишер 2,5 процентка кыйммәтләнде. Ә сез азык-төлек бәяләренең кабат төшәcенә ышанасызмы?

 

Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВ, Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы:

– Бәяләр кабат төшәр әле дигән өмет бар. Берен­чедән, бу – ажиотаж хисабына күтәрелгән бәяләр. Икенчедән, узган ел корылык булмау сәбәпле, азык-төлек продукциясе, шикәр комы җитештерү өчен кирәкле чималны Россия күләмендә җитәрлек дәрәҗәдә тупладылар. Аннары бөртеклеләрне чит илгә чыгару квотасы да булдырылды. Бәяләр төшсен өчен, авыл хуҗалыгын, азык-төлек товарларын  сату һәм аларга бәяне күзәтеп торучы дәүләт органнары авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртеп, сатуга чыгаручы оешма­лар­ның чыгымнарын тикшерергә тиеш. Кризис шартларында табышның күләмен бераз гына киметеп, сатуга куелган товарның бәясен төшерергә була. Төрле кризисларны күрергә туры килде. Хәтта талонга алган әйберләрне дә саклый алмыйча, авылга кайтарып, мал-туарга ашаткан чаклар булды. Бер нәрсәне дә артыгын ашап булмый. Шуңа күрә кибеттән күпләп продукция сатып алуның мәгънәсен күрмим.

 

Зәмирә РӘҖӘПОВА, Халыклар дуслыгы йорты режиссеры:

– Бер начар гадәтем бар – азык-төлек алганда бәясенә карап тормыйм. Менә миннән фәлән нәрсә күпме тора дип сорагыз, мин аның узган ел да, быел да ничә сум торганын әйтә алмаячакмын. Ә менә сеңлем, төрле кибеттәге бәяләрне чагыштырып чыкмыйча, берни дә сатып алмый. Кибеткә еш чыгарга вакыт юк, шуңа күрә бер баруда кирәкле ризыкны күпләп алып куябыз. Бәя күтәрелгәнгә түгел, кирәк чакта кул астында булсын өчен. Кире үз хәленә кайтмаса да, ясалма рәвештә күтәрелгән бәяләр барыбер бераз төшәр, миңа калса.

 

Алия ИСРАФИЛОВА, җырчы:

– Бәяләрнең төшәчәгенә ышанмыйм. Запас алып куймадым куюын. Азык-төлек кортлый, чери, бозыла бит. Шуңа күрә бар да кырыс экономиягә генә кайтып кала.

 

Марсель ӘХМӘДУЛЛИН, “Болгар” радиосы ди-джее:

– Мөхәммәт абый Мәһдиев әйтмешли, едва ли? Бәяләр күбрәк “эт чаба дип, бет чаба” принцибы буенча күтәрелде сыман. Объектив сәбәпләре дә юк түгелдер, әмма кайберәүләр бәяне шаукымнан файдаланып күтәрә. Прокуратура ниндидер тикшерүләр уздырса да, алар күбрәк күрсәтмәлелек өчен эшләнә шикелле. Эт өрә тора, бүре йөри тора. Шуңа күрә киләчәктә бәяләр төшәр дип санамыйм, антимонополия хезмәте дә барысына да чара күреп бетерә алмас. Болай үзебез запаска азык-төлек алып куймадык. Шаукымны арттырып, утка утын өстисе килмәде.

 

Фәйрүзә БАҺАВЕТДИНОВА, Чирмешән районының Үтәмеш хуҗалыгы хисапчысы:

– Бәяләр төшәр дип уйламыйм, ләкин запас та алып куймыйбыз. Җитеп тора үзе. Карабодай бездә 55 сум тора. Артык кыйммәт түгел, минемчә.

 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА, кассир (Балтач районы):

– Бәяне арттыруын арттыралар, ә менә гади халык бер хезмәт хакына гына ничек яшәр икән дип уйлаучы юк. Бәяләр төшмәс инде ул. Ник дигәндә, февральдән пенсия арта бит. Продукцияне гел запас белән алам. Бәя арта дигәнгә түгел, кирәк чакта эзләп йөрмәс өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International