Иң яхшы муниципаль хезмәткәр

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев  “Иң яхшы муниципаль  хезмәткәр” исеменә лаек. Спорт, физик культура белән шөгыльләнү аның өчен кечкенәдән үк  яшәү чыганагы була.

2006 елда Айдар Иманаев  район  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә баш белгеч вазифаларын башкара башлый һәм 2008 елдан әлеге бүлекнең җитәкчесе буларак хезмәт куя. Зур тәвәккәллек һәм ихтыяр көче таләп итә бу эш. Районның спорттагы уңышлары шактый: милли көрәш, теннис, шахмат, җиңел атлетика, авыл яшьләре бәйгеләрендә дә һәрдаим алдынгы урыннарда барабыз.

Авыл спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы һәм алтын күкрәк билгесе, 2014 ел нәтиҗәләре буенча “Үз һөнәренең остасы” бәйгесендә диплом белән  бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International