12нче Бөтенрәсәй фәнни-практик конференциясендә җиңү

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
26-28 гыйнвар көннәрендә КФУ-ның филология институтында укучылар, студентлар һәм укытучыларның 12нче Бөтенрәсәй фәнни-практик конференциясе узды. Конференция һәр елны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырыла һәм Студентлар көненә багышлана.
«Литература 20 века и другие виды искусств» секциясендә Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучысы Шаймарданов Родион үзенең фәнни эшен яклап III урын алды (җитәкчесе Усманова Р.А.).
Конференция кысаларында рус әдәбияты һәм гуманитар фәннәрне укыту методикасы буенча узган түгәрәк өстәлдә сәләтле балалар белән эшләү турында доклад белән Усманова Р.А. чыгыш ясады. Шулай ук Казан шәһәре 125нче гимназиядә узган Бөтенрәсәй фәнни-методик семинарда актив катнышты.
Родионны һәм аның фәнни җитәкчесен лаеклы җиңү белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International