“2014 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. Без инде 2015 елга аяк басканда аңа азмы-күпме нәтиҗә ясадык. Кайсы гына тармакны алсак та, һәрберсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. 2014 елда да табигать шартлары җиңелләрдән булмады. Шуңа да карамастан, районыбыз халкы сынатмады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре елына күрә зур гына уңышларга ирештеләр. 149 мең тонна икмәк битештереп, районыбыз республикада икенче урынны яулады” ,- диде район башлыгы Фаил Камаев, алдынгыларны бәйрәм белән котлап. Район башлыгы ел дәвамында һәр тармакта башкарылган эшләр, уңышлар турында да сөйләде: “ Төп акча кереме – терлекчелектән. Терлекчелекне саклап калу гына түгел, ә аны үстерү, малларның санын арттыру, продукция җитештерүчәнлекне яңа технологияләр ярдәмендә яхшырту буенча күп кенә эшләр башкарыла. Терлек азыгы мул итеп хәзерләнде. Сөт, ит җитештерү күрсәткечләре буенча үсешкә ирештек.
2014 елда төзелешләр дә зур максатларны күздә тотып алып барылды, тормышыбызны яхшыртуга саллы өлеш кертте. 20 мең кв. метр торак төзеп тапшыруга ирешеп, күп кенә райондашларыбызны өр-яңа тору урыннары белән тәэмин иттек. Авыл җирлекләрен асфальт юл белән тоташтыру, урам юлларын ныгыту буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып барылды. Төзелеш оешмалары үзәктән, республикадан финанслана торган күп кенә проектлар нигезендә, райондашларыбызга шатлык өләшәләр.
Әйе, кайсы гына тармакны алсак та, заманадан калышмаган хезмәт сөючән, тынгысыз, нык ихтыярлы райондашларыбыз шактый. Шәхси эшмәкәрлекне үстерү буенча алга китеш күзәтелә.
2015 елда да һәрбер коллективка үз алдына зур максатлар куеп, яңа технологияләргә нигезләнеп эшчәнлек алып бару бурычы йөкләнә. Хезмәт күрсәткечләре быелгыдан ким булмас, ел дәвамында ирешкән уңышлар тагын да күбрәк булыр дигән ышанычта калабыз.”, - дип алда торган бурыч-максатлар белән таныштырды, хезмәт уңганнарына рәхмәтләрен җиткерде Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы.
Тантананың зур кунагы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Актаныш районы хезмәтчәннәре эшенә зур бәя бирде һәм алдынгыларга министрлыкның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәмгә күрше районнардан килгән кунаклар – Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов , Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин һәм Башкортстан Республикасы Илеш районы башлыгының урынбасары Рубин Галимов та бар иде. Кунаклар Актаныш халкын бәйрәм белән котлап, район алдынгыларын олылап бәйрәм уздыру матур традиция икәнен билгеләп үттеләр.
Бәйрәмнең бизәге булып алдынгыларны зурлап бүләкләү һәм “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбленең чыгышы булды.
2014 нче елда Россия һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешкән коллективлар һәм аерым иптәшләрне билгеләп үтәргә:
1. 2014 нче ел уңыш нәтиҗәләре буенча районыбыз Республика күләмендә тулай җыем, шулай ук 1 гектар уңышның көче буенча алдынгы 2 нче урынны алды. Терлекчелек продукциясен җитештереп Республикабыз табынын баетуда, баш саннарын арттыруда терлекчеләребез үзләренең саллы өлешләрен керттеләр. Шул уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Әсрәр улы Харисов бүләкләнә
2. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарфыннан оештырылган Республика яшь комбайнчылар конкурсында катнашып призлы урын алган, район яшь комбайнчылары арасында иң күп икмәк суктыручы “Башак” ҖЧҖ комбайнеры Хәйдәров Динар Данил улы
3. Татарстан Республикасы “Аграр яшьләр берләшмәсе” тарафыннан үткәрелгән “Үз хезмәте остасы” конкурсында катнашып, механизаторлар арасында 1нче урын яулаган “Ташкын” хуҗалыгыннан Хайретдинов Радик Зөлфәр улы
4. Татарстан Республикасы “Аграр яшьләр берләшмәсе” тарафыннан үткәрелгән иң яхшы хисапчы-икътисадчы конкурсында катнашып 3нче урын яулаган “Әнәк” хуҗалыгы икътисадчысы Файзуллин Алмир Фәрит улы
5. “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” республика конкурсында Актаныш авылы III дәрәҗә җиңүче исемен яулады. Актаныш авыл җирлеге Башкарма комитет җитәкчесе Әмирханов Мөнир Мәснәви улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дипломы белән бүләкләнә.
6. Чаңгы спорты буенча 2014нче елда Татарстан Республикасы чемпионы, Идел буе Федераль округы призеры, Россия спорт остасына кандидат нормативын үтәгән Вакилова Айгөл Камил кызы бүләкләнә. Тренеры – Мансуров Галимҗан Хәбибҗан улы район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
7. Ганиева Лиана Альберт кызы 1997 елда Байсар җирлегендә туа. 5-6 яшендә хоккей спорты белән кызыксынып күнегүләр башлый, беренче тренеры Юрий Ерошенков кул астында шөгелләнеп Татарстан Республикасы беренчелегендә Чемпион кала, һәм Республика җыелма командасында Россия турнирларында чыгыш ясый башлый. Бүгенге көндә Лиана Коми Республикасының Ухта шәһәрендә колледжда 1нче курста белем ала, Россия Чемпионатында өченче сезонын уйный, Россия командасы составында Дөнья Чемпионатында Бронза медаль иясенә лаек булды. Ганиева Лиана һәм аның беренче тренеры Юрий Николаевич Ерошенков бүләкләнәләр
8. Рус теленнән халыкара олимпиада җиңүчесе, рус теленнән республика олимпиадасы призеры, Яшь геологлар Республиака кыр олимпиадасында җиңүче, Иделбуе төбәкара укучылар олимпиадасында җиңүче, Халыкара инглиз теле конкурс-уеннарында лауреат, Бөтенроссия яшьләренең фәннәр чемпионатында 1нче дәрәҗә диплом иясе, “Мәктәптә инглиз теле” Бөтенроссия конкурсында призер – елның иң яхшы укучысы Әгъләмова Алия Рамил кызы.
9. Димитровград шәһәрендә үткән Бөтенрәсәй 1996-97 елгы яшьүсмерләр арасында милли көрәш турнирында үз авырлыгында 1 урынны яулаган һәм Россиянең спорт остасына кандидат нормативын үтәгән – Алгиз Исмагилов
10. Казан шәһәрендә узган Николай Жеребцов истәлегенә багышланган Халыкара гер спорты буенча бәйгедә 3нче урын яулаган Ильнар Дильфат улы Нәбиев
11. Шахмат спорты буенча Татарстан Республикасының авыл командалары арасында Чемпион һәм абсолют Чемпионына ия булган команданың капитаннары Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов чакырыла.
12. Хоккей спорты буенча Рәсәй Беренчелегендәге “б” группасында 3нче урынны алган егетләр командасы бүләкләнә. Тренеры – Дамир Зиннур улы Шәвәлиев
13. “Татар моңы” яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсында 1нче урын, Әлфия Авзалова исемендәге татар җырын башкаручыларның Бөтенрәсәй фестиваль-конкурсында профессионал башкаручылар арасында 1нче урын яулаган – Хөсәинов Алмас Салават улы
Шулай ук Әлфия Авзалова исемендәге татар җырын башкаручыларның Бөтенрәсәй фестиваль-конкурсында үзешчән башкаручылар арасында 3нче урын яулаган – Галиева Рәзилә Рәсүл кызы бүләкләнә.
14. «Созвездие-Йолдызлык 2014» - эстрада сәнгатенең Республика телевизион яшьләр бәйгесендә «Вокал» номинациясендә 2нче урынны, “Весенние выкрутасы” Халыкара фестивалендә 3нче урынны яулаган «Тамчы» вокаль ансамбленең уртанчылар төркеме бүләкләнә. Ансамбль җитәкчесе – Мустафина Лилия Риваль кызы.
Шулай ук «Созвездие-Йолдызлык 2014» бәйгесендә – 3нче урын һәм “Свежий ветер” заманча бию буенча Бөтенрәсәй фестивалендә 3нче урын яулаган “Образ” эстрада бию төркеме бүләкләнә. Коллективның җитәкчеләре – Романова Ниссо, Миндияров Роман.
15. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килүче ”Идел йорт” халыкара халык театры коллективларының фестивалендә 3нче урын яулаган Киров район мәдәният йорты муниципаль учреждениесенең халык театры бүләкләнә. Театрның режиссеры –Хузина Алсу Фарсый кызы.
I. “Үз һөнәренең остасы” номинациясе
Аерым профессияләр арасында 2014нче ел нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән түбәндәге хезмәткәрләргә «Үз һөнәренең остасы» исемен бирергә, диплом тапшырырга, районның почет тактасына куярга һәм акчалата премия белән бүләкләргә:
1. Җитәкчеләр арасында «Ел җитәкчесе» номинациясендә, “Нур Баян” исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Гәпсәләмов Айрат Салихҗан улы җиңүче дип табылды.
2. “Актаныш Агрофирма”сы баш мал табибы - Гарипов Наил Фирдәвис улы.
3. “Тан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алдынгы сыер савучысы Шайхенурова Роза Имамгали кызы
4. “Наратлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш агрономы Латыпов Рәшит Әнвәр улы.
5. “Нур Баян” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш зоотехнигы Нургалиев Расил Мәгсүп улы
6. “Әнәк Агрофирма”сы баш инженеры Әхмәдишин Тимерҗан Сәлимҗан улы
7. “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлекчесе Нәҗмиева Любовь Николай кызы
8. “Актаныш Агрофирма”сы Олимән бүлекчәсе ферма мөдире Исламова Гөлшат Әмирхан кызы
9. “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте икътисадчысы Низамова Фәнисә Мәсгүт кызы
10. “Әнәк Агрофирма” сы баш хисапчысы Фәтхиева Гөлфия Рәхимҗән кызы
11. “Саф” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ясалма орлыкландыру технологы Мирхайдаров Рәиф Фәнил улы
12. “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шоферы Муртазин Илшат Фарис улы
13. “Әнәк Агрофирма” сы механизаторы Шаймарданов Нияз Фәвәдис улы
14. Райондагы гаилә фермалары арасында нәтиҗәле эшләп, продукция җитештерүне арттырган гаилә фермасы җитәкчесе Хаҗиев Әнис Гали улы
15. Иң яхшы муниципаль хезмәткәр - Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Иманаев Айдар Илфат улы.
16. Ел укытучысы – Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Белоусова Мәүлидә Идрис кызы.
17. Киров авылы балалар бакчасыннан тәрбияче Ганиева Зенфира Рәис кызы.
18. Мәдәният хезмәткәре – район үзәк китапханәсе директоры Мавлетова Миннеэнҗе Мулланур кызы.
19. Иң яхшы физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәре - Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәл теннисы буенча остазы Солтанов Булат Флун улы.
20. Бикчәнтәй авылыннан социаль хезмәткәр Хәлимова Гөлсәрә Мияссәр кызы.
21. Түбән Кама шәһәре “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыятенең Актаныш районы электр челтәре электромонтеры Кашфразиев Индус Гилемразый улы.
22. Нефтьче – “МНКТ” җәмгыятеннән Хәлимов Мирдәвис Минтимер улы.
23. Төзүче – “ПМК” җәмгыятеннән 5нче разряды ташчы Тимиров Рамил Миргали улы.
24. Халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүче - "Коммунсервис-Актаныш" кулланучылар җәмгыяте оешмасыннан Сарваров Рәшит Назиф улы.
25. Юл төзүче – “Актаныш юлары” җәмгыятеннән Салахов Әнис Фәнис улы.
26. “Алмаз” җәмгыятеннән эретеп ябыштыручы Сафин Радик Фәис улы.
27. Хокук саклау органнарыннан - Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Актаныш филиалы баш инспекторы, эчке хезмәт майоры Имамразыева Розалия Фикус кызы.
28. Актаныш почта элемтәсеннән Мотавалова Дәнисә Максут кызы.
29. Җитештерү һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә – “Касыймов сөт заводы” җәмгыятеннән слесарь Хөсәенов Хәлит Сәгыйт улы.
30. Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы Федераль хезмәтнең 15нче отрядының җитәкче урынбасары Зарипов Мияссәр Әхмәтгали улы.
31. Актаныш икмәк кабул итү предприятиесеннән катнаш азык җитештерү участогы мастеры Галимов Ильнур Дәлис улы.
32. Актаныш үзәк хастаханәсеннән табиб-педиатр Яинова Чулпан Ринат кызы.
II. Хуҗалыклар, оешма предприятияләр һәм социаль сфера учреждениеләре арасында
1. Авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча нәтиҗәле эшләп, район Советы белән ике арадагы төзелгән бөтен килешүләрне тулысынча үтәгән Югары Яхшый авыл җирлегенә беренче урын, Киров авыл җирлегенә икенче урын, Сәфәр авыл җирлегенә өченче урынны бирергә. Авыл җирлекләре башлыклары Зиннатуллина Җәүһәрия Гомәр кызы, Гафуров Айваз Абүсәгыйт улы, Фарсыев Ришат Нәҗип улын район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләргә
2. 2014 нче ел нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң, барлык төр җитештерү тармакларында нәтиҗәле эшләп югары үсешкә ирешкән “Ташкын” хуҗалыгын җиңүче дип билгеләргә, күчмә кубок һәм диплом белән буләкләргә. Җитәкчесе - Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры, Татарстанның атказанган агрономы, Актанышның почетлы граҗданины, 32 ел хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Сәлихҗәнов Рәүхәт Сәлихҗән улы.
2 нче урында “Әнәк” агрофирмасы, җитәкчесе Татарстанның атказанган икътисадчысы Фарис Гаяз улы Фәтхиев;
3 нче урында “Нигез” хуҗалыгы, җитәкчесе Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены кавалеры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Әмин улы Ялилов;
4 нче урында “Таң” хуҗалыгы, җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафис Фарих улы Миннеханов,;
5 нче урында “Чишмә” хуҗалыгы, җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафик Вагиз улы Сахабетдинов.