Актанышта студентлар белән очрашу

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

30 гыйнвар көнне Актанышта “Студентлар белән очрашу” яшьләр чарасы булачак. Чараның төп максатлары булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, студентларны системалы рәвештә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнергә җәлеп итү, Актаныш районының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү тора.

Чараның программасы:

9.00 – чаңгы ярышлары (чаңгы базасында);

10.00 – волейбол уены («Актаныш» УСЗ);

уеннар беткәч – аркан тартышу («Актаныш» УСЗ);

14.00 – Актаныш районы башлыгының 4-5 курс студентлары белән очрашуы (Башкарма комитетның утырышлар залы);

19.00 – кичке чара ( район мәдәният йорты).

Ярышлар командалы. Ярышларда вуз һәм ссуз студентлары, Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләренең җыелма командалары катнаша ала.

Чара турында тулырак мәгълүматны сез 3 – 17 – 77  телефоны буенча белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International