27 гыйнвар көнне Яңа Кормаш мәктәбендә башлангыч класслар арасында инша язу буенча куст күләмендә конкурс үткәрелде. Конкурста Иске Кормаш, Тат Суксу, Мари Суксу, Адай, Күҗәкә, Теләкәй һәм Яңа Кормаш мәктәбенең 3 нче, 4 нче класс укучылары катнашты. Нәтиҗәдә 1 урынны 3 класслар арасында Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хафизова Айназ, 4 класслар арасында Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Фазлиева Зәйнәп алды. Бу укучылар 30 нчы гыйнвар көнне конкурсның район этабында катнашачаклар.