28 гыйнвар көнне безнең мәктәптә “Белем бирү оешмаларында хәрби- патриотик айлыкка әзерлек һәм аны үткәрү” темасына ОБЖ укытучыларының район семинары узды.
Семинар вакытында мәктәпнең ОБЖ укытучысы Гараев Наил Назиф улы 11 класста “Общевоинские Уставы Вооруженных Сил ” темасына ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан дәрескә үзанализ һәм анализ ясалды. Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең ОБЖ укытучысы Р.Р. Габдуллин “Хәрби- патриотик айлыкка әзерлек һәм аны үткәрү” дигән темага үз эш тәҗрибәсенә нигезләнеп чыгыш ясады. Актаныш районы мәгариф бүлегенең төп белгече Камил Хәмит улы Әмиров ОБЖ буенча олимпиада нәтиҗәләренә анализ ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Семинарда район хәрби комиссариаты вәкиле Нафиков Рузил дә катнашты. Семинарда район хәрби комиссариатыСеминар эшлекле һәм файдалы үтте.