Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасы укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча спартакиада

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

2015 елның  21 – 25 гыйнвар көннәрендә Зәй шәһәренең “Ялта-Зәй” базасы үзәгендә Татарстан Республикасы  укучылары  арасында  чаңгы ярышлары буенча спартакиада булып узды. Бәйгедә Республикабызның 9 шәһәр һәм 27 районыннан  1997-1998 елларда туган 148 егет һәм 117 кыз катнашты.

Актаныш районы укучылары да ярышларда катнаштылар һәм түбәндәге урыннарны яуладылар:

кызлар

Вакилова Айгөл (Актаныш авылы) –классик алыш (5 км.), ирекле  (10 км.)  – 2 урын;

Асадуллина Раушания (АСОШ №2, 10 кл.) –классик алыш (5 км.) – 18 урын, ирекле  (10 км.) – 10 урын;

Зиннурова Ләйсән (АСОШ №1, 11 кл.) – классик алыш (5 км.) - 22 урын, ирекле алыш (10км) -18 урын;

Тухватуллина Ильзира (АСОШ №1, 9 кл.) – классик алыш (5 км.)  – 17 урын, ирекле алыш (10 км) – 11 урын;

Садретдинова Миләүшәүҗәкә авылы, 9 кл.) –  классик алыш (5 км.) к – 24 урын, ирекле алыш (10 км) - 22 урын.

егетләр

Садретдинов Таһир (нефтяной техникум 1 курс, Күҗәкә авылыннан) – классик алыш (10 км) – 13 урын , спринт (1200м ) – 10 урын, ирекле (15 км) – 7 урын;

Ахметов Булат (АТТ) - классик алыш (10 км) – 32 урын, спринт (1200м) – 30 урын,  ирекле (15 км) – 28 урын;

Мирзагалиев Руслан (АСОШ №1, 11 кл.) классик алыш (10 км) – 34 урын, спринт (1200м) –33 урын, ирекле (15 км) – 30 урын;

Нуриахметов Регинат (АСОШ №2, 11 кл.) классик алыш (10 км) – 44 урын, спринт (1200м) – 42 урын.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International