Югары Богады авылы клубында спектакль узды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
24 январь көнне Югары Богады авылы клубында Илмира Ибраһимованың "Кода" драмасын сәхнәләштереп халыкка күрсәттеләр. Әсәрне сәхнәгә клуб мөдире Илсөяр Кирамова куйды. Артистлар һәммәсе төрле һөнәр ияләре : фельдшер Розалия Хөсәенова, клуб мөдире Илсөяр Кирамова инде  озак еллар сәхнәдә уйнап  чыныккан, ә Алсу Галиева сәхнәгә күптән түгел тапкыр аяк басса да тамашачы мәхәббәтен казанды. Спектакльне  халык җылы кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International