Спектакль уңышлы узды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
24 январь көнне Солтангол авыл клубында, авыл яшьләре һәм өлкәннәр Фәнис Яруллинның "Койрыксыз сандугач" исемле ике пәрдәле комедиясен сәхнәләштереп халыкка күрсәтте. Әсәрне сәхнәгә клуб мөдире Илфира Фаррахова куйды. Рольләрне Тәнзилә Хөсәенова, Илфира Фаррахова, Марсельеза Мардамшина, Әнвәр Димиев, Рәсимә Миннахмәтова, Сиринә Димиева башкардылар. Комедияне халык яратып кабул итте.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International