Тат. Суксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә өстәл теннисы буенча мәктәпкүләм ярышлар булып үтте. Ярышта 2-9 класс укучылары арасыннан барысы 23 укучы катнашты. Башлангыч класслар арасында 1 нче урынга малайлардан Фәйрушин Рәсүл, кызлардан Мокыймова Алинә, 5-9 класслар арасында 1 урынга малайлардан Шәйхәйдаров Зәет, кызлардан Газетдинова Айгөл лаек булды. Бүген мәктәпкүләм линейкада ярышка нәтиҗә ясалып, укучыларга грамоталар тапшырылды.