Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Быел җитмешенче Җиңү көне билгеләп үтелә. Бурсык мәктәбендә әзерлек эшләре бара. Тарих укытучылары Хуҗин И.Т. һәм Фаррахова Л.С. укучылар белән берлектә "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый!" исеме астында стенд ясадылар. Анда сугышта хәбәрсез югалган яки һәлак булган, бүләкләнгән, сугыштан исән кайткан авылдашларыбыз турында мәгълүмат урнаштырылды. Шулай ук Советлар Союзы Герое булган якташларыбыз, маршаллар турында да материаллар бар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International