Халкыбызның күңел бизәкләре.

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
21 гыйнвар көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Халкыбызның күңел бизәкләре" дигән темада әдәби кичә үткәрелде.Кичә телдән-телгә,буыннан-буынга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе-мәрҗәннәренә багышланып,  һәркем зур әзерлек белән килгән иде.Чара барышында мөнәҗәтләр  яңгырады, риваятьләр дә искә төшерелде. Мәкаль-әйтемнәр әйтү ярышында да беркем дә сынатмады. Табышмакларга да җавап тиз табылды. Татар халык җыр үрнәкләре бүгенге аһәңнәр белән баетылып башкарылды. Сөйләнелгән мәзәкләр күңелне күтәрде. Әдәбият елына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китап сөюче укучылар үзләре яратып укыган китапларын башкаларга тәкъдим итте. Әлеге чарага килгән һәркем рухи азык алып, кичәне оештырган китапханәче Ләйсән Акмаловага рәхмәт хисләрен белдереп таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International