Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

2026 елның 11 сентябре, җомга

Халыкка тәкъдим ителә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.

Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыртормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.

Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Туманда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә.

Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Электр белән тәэмин итү, планлы һәм авария хәлендәге өзелүләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук авария-ремонт эшләрен башкаруга заявка бирү өчен "Челтәр компаниясе" АҖенә 8 (843) 200-01-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

Матди зыян китергән метеорологик күренеш турында белешмәләрне «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ФДБУ тел.8 (843) 293-38-04 бирә.

Мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ белешмәләре нигезендә әзерләнгән.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International