Товар сатып алганда касса чегы мәҗбүриме?

2026 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләренә төрле товарлар сатып алганда касса чегын бирү мәсьәләләре буенча гражданнардан даими рәвештә мөрәҗәгатьләр килә. Бу темага җавапны оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан касса аппаратларын куллануны җайга сала торган 22.05.2003 № 54-ФЗ Федераль законның төп нормаларына нигезләнеп алырга мөмкин.

Күрсәтелгән Законның өстенлекле бурычы-кулланучылар хокукларын яклау. Сатып алганда сатучы клиентка касса чегын бирергә тиеш. Бу очракта кассирның " сезгә чек кирәкме?" дип соравы урынсыз. Чек мәҗбүри рәвештә сугыла һәм сатып алучыга кәгазьдә бирелә яки, сатып алучының үтенече буенча, электрон рәвештә абонент номерына яисә электрон почта адресына җибәрелә.

Интернет булмау яки тотрыксыз элемтә әлеге бурычтан азат итми. Интернетта өзеклекләр булганда кәгазь чек түләү вакытында бастырыла, исәп-хисап турында мәгълүмат касса аппаратының фискаль тхәтерендә саклана. Тоташтыруны торгызганнан соң, мәгълүматлар автомат рәвештә фискаль мәгълүматлар операторына тапшырыла.

Җәмәгать туклануы өлкәсендәге исәп-хисаплар вакытында кәгазьдә чек түләү вакытына кадәр бирелә – клиент ризалыгын алганнан соң, әмма акчаларны тапшырганчы. Сатып алучы чекны хәтта кассир аны мөстәкыйль тәкъдим итмәгән очракта да таләп итәргә хокуклы.

ККТ (касса аппараты) касса чегын һәм банк эквайрингының түләү терминалы тарафыннан бастырылган чекны аера белергә кирәк. (Эквайринг-ул бизнеска банк карталары, электрон түләү системалары, смартфоннар, QR-кодлар һәм башка ысуллар ярдәмендә клиентлардан акчасыз түләүләр кабул итәргә мөмкинлек бирә торган банк хезмәте. Шул ук вакытта банк-эквайер транзакцияләрне эшкәртә һәм акчаларны сатучының исәп-хисап счетына күчерә, шулай ук түләүләрнең куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итә.) Соңгысы счеттан акча күчерүгә ризалыгын гына раслый һәм фискаль документны алмаштырмый.

Сатып алучы Россия Федераль салым хезмәтенең «Минем чеклар онлайн» сервисы аша абонент номерына яки электрон почта адресына электрон касса чегын алырга мөмкин, әгәр ул моңа риза булса һәм исәпләү вакытына кадәр кулланучыга тиешле контакт мәгълүматларын хәбәр итсә. Чек исәп-хисап вакытында җибәрелергә тиеш.

Сатып алучыларга (кулланучыларга) контроль-касса техникасын кулланмыйча, (шул исәптән телефоннарга һәм өченче затларның банк карталарына күчерүләрне дә кертеп), исәп-хисап ясаудан тыелып торырга киңәш ителә. Мондый гамәлләр сатып алучыны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы ФЗ-2300-1 номерлы Федераль законда каралган товарны кире кайтару яки алыштыруның законлы гарантияләреннән мәхрүм итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International