Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Актаныш муниципаль районындагы Чаллы территориаль органы белгеченә 2 айдан артык элек сатып алынган телевизор приставкасы ватыла, ул хокукый ярдәм күрсәтүне сорап белгечкә мөрәҗәгать иткән. Сатып алучы сүзләренә караганда, ай ярым кулланганнан соң приставка эшләми башлаган , ул көнкүреш техникасы кибете сатучысына товарны алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән, әмма аңа бу товарның гарантияле срогы хәзер гамәлдә булмавын сылтау итеп, үтенечен кире кагалар. Сатучысы аңа кабаттан яңа приставка сатып алырга киңәш итә.
Сатып алучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 21 статьясындагы 2 өлеше буенча аңлатма бирелде, аның нигезендә тиешле сыйфатта булмаган товар яңа товарга алыштырылырга тиеш. Кулланучыга язмача дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм аны сатучыга тапшыру тәртибе аңлатылды, шуннан соң сатып алучының таләпләре канәгатьләндерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органы.