Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында кышкы чорга әзерлекнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген хакимияттә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды. Чарада авыл җирлекләре башлыклары катнашты, алар кышкы чорга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Төп игътибар булачак салкыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бирелде. Көн тәртибендәге төп пунктларның берсе-янгын сүндерү машиналарын техник торышын саклап калу өчен җылы гаражлар белән тәэмин итү. Утырышта катнашучылар шулай ук ашыгыч хәлләрдә янгын гидрантларын кар һәм боздан чистарту кирәклеге турында фикер алыштылар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең 103 нче янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Илдар Мортазин йортларда  автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Утырышта катнашучылар кышкы чорда халыкны һәм мөлкәтне яклауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруда комплекслы якын килү кирәклеге турында бердәм фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International