Ленар Зарипов: Сез салган һәр метр юл ышаныч символы булып тора

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов юл төзүчеләр белән очрашып һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 

Быел Актаныш районында юллар төзелешенә рекордлы 688 миллион сум акча юнәлдерелгән.
"Районның бөтен тармакларында да эшнең уңышлы алып барылуы сезнең хезмәткә бәйле. Быел районда юллар төзелешенә 688 миллион сум юнәлдерелде. Район үзәгендә, авылларда шактый гына эшләр башкарылды. Әлбәттә, беръюлы районның барлык юлларын да төзекләндерү мөмкин түгел. Алга куелган максатлар да, эшләселәр дә шактый. Әмма, бу максатлар эшкә дәрт, яшәргә көч биреп тора.
Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, эшләрегездә зур уңышлар, гаиләгездә тынычлык телим. Хәвеф –хәтәргә юлыкмыйча, һәрчак имин, уңай юлларда йөрергә насыйп булсын. Бәйрәмегез белән!" дип ассызыклады Ленар Зарипов.

Шулай ук алдынгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International