Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Актаныш авылында орлыклар, чәчәкләр, агрохимикатлар белән сәүдә итүче "Садовник" кибете сатып алучылары өчен өйрәнү семинары уздырды.
Сөйләшү барышында кулланучыларга "Кулланучылар хокукларын яклау турында" 07.02.1992 № 2300-1 РФ Законының статьялары аңлатылды. Тыңлаучылар закон нигезендэ кире кайтарылмый яки башка төр әйберләргә алыштырылмый торган товарлар исемлеге белән таныштылар, (РФ Хөкүмәтенең 2020нчы елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган). Әлеге исемлеккә шулай ук үсемлекләр, орлыклар һәм агрохимикатлар керә.
Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат бирелгән буклеттер һәм " Вестник потребителя Татарстана " газетасы таратылды