Ленар Зарипов: Берләшү көне - юридик акт кына түгел, ул тыныч тормышка, үз мәдәниятен һәм телен саклап калуга омтылучы халыкларның бердәмлеге символына әверелде

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бүген Илебез тарихында истәлекле көннәрнең берсе. 30 сентябрь - Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән кушылу көне.

Район башлыгы Ленар Зарипов "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"ның югары сыйныф укучылары белән очрашып әлеге көннең әһәмияте, бүгенге сәяси вазгыять хакында әңгәмә корды.

2022 елның 30 сентябрендә Россия составына дүрт яңа төбәкне кабул итү турындагы шартнамәләр имзаланды. Илебез Президенты Владимир Путин бу вакыйганың бөтен ил өчен әһәмиятен ассызыклады, тарихи, мәдәни һәм рухи элемтәләрнең вакыт яки сәяси болганышлар белән юкка чыгарыла алмавын билгеләп үтте ул. Россиянең яңа субъектларында яшәүчеләр бу вакыйганы киләчәккә өмет белән каршы алдылар.

"Яңадан берләшү көне - юридик акт кына түгел, ул тыныч тормышка, үз мәдәниятен һәм телен саклап калуга омтылучы халыкларның бердәмлеге символына әверелде. Донбасс, Запорожье һәм Херсон халкы өчен бу көн өйләренә — Россиягә кайту мөмкинлеге булды, чөнки аларны һәрвакыт уртак тарих һәм язмыш бәйләде.
Бүген безнең егетләребез ЛНР һәм ДНР халкы белән иңгә-иң терәп неонацизмга каршы көрәшә. Сугышлар беркайчан да яхшылыкка илтми. Моны һәркем яхшы белә. Әмма бүгенге көрәш – ул илебезнең киләчәге, иминлеге өчен алып барыла. Һәркемнең дә теләге бер – махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, утлы тарих битләрен ябып кую, тыныч тормышка кайту.
Без моңа бары тик бердәм булганда гына ирешә алачакбыз.
Дөреслек безнең белән, димәк Җиңү дә безнеке булачак" дип ассызыклады Ленар Рафак улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International