Мөхтәрәм кунаклар безнең күргәзмәне югары бәяләделәр һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар

2024 елның 28 сентябре, шимбә

Бүген Казанда «Казан» Агросәнәгать паркы базасында «Осталар шәһәре 2024»республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм декоратив-гамәли сәнгать ярминкәсе уза.
Анда Татарстанның муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнаша.

Актаныш районының экспозиция мәйданчыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды.

Мөхтәрәм кунаклар безнең күргәзмәне югары бәяләделәр һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International