Ленар Зарипов: Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

«Батыр» спорт сараенда бүген данлыклы якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое М.Ш.Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында көрәш турниры тантаналы рәвештә ачылды.

 

Зур тарихы булган, бик күп яшь көрәшчеләргә зур келәмгә юллама биргән турнир быел үз тарихында 25 нче тапкыр үткәрелә. Яшь көрәшчеләр өчен иң мәртәбәле бил алышуда быел 11 үлчәм авырлыгында, 35 командада, Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән 400 гә якын батыр катнашачак.

 

Көрәшчеләрне район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде:

“Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде. Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь.

Һәр эшнең башлангычында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән, балаларны чын күңелдән яраткан, аларның киләчәге өчен янып-көеп йөргән кешеләр бар. Марсель Шәрипҗанович сезгә, барлык тренерларга да ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сезнең хезмәтегез, балаларга белем һәм тәрбия бирү зур әһәмияткә ия. Сез үсеп килгән буында сәламәт яшәү рәвешенә генә түгел, милләтебезгә мәхәббәт, аның гөреф-гадәтләренә хөрмәт тәрбиялисез.

Хөрмәтле көрәшчеләр! Сезгә имин, гадел көрәшләр телим. Сәламәт булып, зур уңышларга ирешергә язсын. Иң мөһиме - бүгенге көндә Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын!” дип искәртте ул.

 

Ярышның ачу тантанасында махсус хәрби операциядән яраланып кайткан егетләребез дә катнашты. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров аларга махсус истәлек бүләкләре тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International