Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә Актанышның 57 нче бистәсендә ясала башланган чаңгы юлында киңәшмә узды. Сөйләшүдә якын арада башкарасы эшләр билгеләнде.
«Биредә 1 800 метр озынлыкта чаңгы юлы булачак. Тиздән яктылык баганаларын урнаштыру планлаштырыла. 57 нче бистәдә 3 меңнән артык халык яши. Аларга чаңгыда яисә җәяү йөрергә яхшы урын булачак ул. Урман һавасы үзе ни тора» дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында https://t.me/zaripov_lR