Район башлыгы Ленар Зарипов чын ир-ат тәрбияләгән гаиләгә рәхмәт белдерде

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашыбыз Илдар Даутовның әти-әнисе белән очрашып, чын ир-ат тәрбияләп үстергән гаиләгә ихластан рәхмәт сүзләре җиткерде.

Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә 30 нчы аерым гвардия мотоукчылар бригадасы командирыннан махсус хәрби операциядә катнашкан Актаныш районы Бүләк авылы егете Даутов Илдар Җәмил улына Рәхмәт хаты килеп ирешкән иде. Район башлыгы аны һәм үзенең Рәхмәт хатын Даутовлар гаиләсенә тапшырды.

“Сез, туган җиребезне саклауны, аның мәнфәгатьләрен яклауны үз алдына бурыч итеп куйган батыр сугышчыбызны тәрбияләп үстергән гаилә. Сезнең тормышыгыз һәм хезмәтегез бердәм максатка – бөек Илебезнең иминлеге һәм чәчәк атуы хакына юнәлтелгән. Сезнең улыгыз Илдар хәрби бурычларыгн намус белән үтәп Туган җиребезгә, милләтебезгә булган тугрылыкны сүз белән түгел - эш белән дәлилләгән кеше. Барлык кылган гамәлләрегез өчен Сезгә, улыгыз Илдарга зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм. Илебез, районыбыз Сезнең белән чиксез горурлана. Киләчәктә дә шушы күркәм сыйфатларыгыз, матур, зур эшләрегез, ташып торган энергиягез барыбызны да сөендереп, Илебезнең, районыбызның киләчәгенә, иминлегенә хезмәт итеп, гел үсештә булсын! Дөньялар тынычланып улыгыз Илдар, башка егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим!” диелә әлеге Рәхмәт хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International