Актаныш Бөтенроссия йөгерү көненә кушылды. Бүген Бүләк аланында узган "Милләтләр кроссы"нда олысы да кечесе дә катнашты.
"Милләтләр кроссы" - Россия күләмендә 2004 елдан алып үткәрелгән зур массштаблы спорт чараларының берсе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк – ул спорт чарасы гына түгел, ә гомумроссия масштабындагы социаль әһәмиятле вакыйга да. Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм россиялеләрне, барыннан да элек яшьләрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук зур һәм күпмилләтле илдә яшәүчеләрне бер гомуми вакыйгага җәлеп итү. Чөнки анда Россиянең барлык төбәкләре дә катнаша, ә катнашучылар саны елдан-ел арта бара.