Бүген Актаныш районында балалар бакчаларында тәрбияләнүче 100 дән артык бала «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия ярышларына старт бирде

2024 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Актаныш районында балалар бакчаларында тәрбияләнүче 100 дән артык бала «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия ярышларына старт бирде. Масштаблы спорт акциясе «Демография» милли проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында уза.
"Милләт кроссы" - бөтенроссия күләмле спорт чараларының берсе. Ел саен ул Актаныш районында, яшьләренә һәм физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, спортка битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә.

Ә иртәгә, 21 сентябрьдә, Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган төп йөгерү булачак. Ел саен мәктәп укучылары, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучылары, студентлар, спорт ветераннары катнашында массакүләм йөгерүләр уздырыла һәм яңа чемпионнар ачыклана.
«Демография» илкүләм проектының «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты ярдәмендә россиялеләрнең актив һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен мөмкинлекләре елдан-ел арта бара. Илдә даими рәвештә массакүләм спорт чаралары уздырыла, ә йорт янында күнегүләр өчен инфраструктура яңартыла. Теләге булган һәркем, ГТО комплексы нормативларын үтәп, үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсен бушлай тикшерә ала. Һөнәри һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү өчен стадионнарны, күпфункцияле комплексларны һәм мәктәпләрне реконструкцияләү, җиһазландыру һәм төзү программалары каралган. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International