Пучы, Иске Кормаш, Мәсәде, Кәзкәй авыл җирлеге депутатлары арасыннан җирлек башлыклары сайлап куелды

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Пучы, Иске Кормаш, Мәсәде, Кәзкәй авыл җирлеге депутатлары арасыннан җирлек башлыклары сайлап куелды

8 сентябрь, Бердәм сайлау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Җиденче чакырылышына депутатлар сайлаулар узды. Бу мөһим чара вакытында Актаныш районының 6 бермандатлы сайлау округларында җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланды. Бу көннәрдә әлеге округларда авыл җирлеге депутатлары үз араларыннан авыл җирлеге башлыгын сайлап куйды. Пучы, Иске Кормаш, Мәсәде, Кәзкәй авыл җирлекләрендә авыл башлыгы вазыйфаларын башкаручылар хәзер рәсми рәвештә җитәкчелеккә билгеләнде.

Пучы, Иске Кормаш, Мәсәде, Кәзкәй авыл җирлеге депутатлары арасыннан җирлек башлыклары сайлап куелдыАктаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев депутатларның авыл башлыгы сайлауларында катнашты. Яңа җитәкчеләр- Пучы авыл башлыгы Фәрит Фәйзуллин, Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатин, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Расих Шәйхуллинга җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде. 

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/xakimiiat-sagate/pucy-iske-kormas-masade-kazkai-avyl-irlege-deputatlary-arasynnan-irlek-baslyklary-sailap-kueldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International