Район башлыгы Ленар Зарипов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов, сишәмбе көнне, гадәттәгечә шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Кабул итүдә район башлыгының урынбасарлары, җаваплы бүлек җитәкчеләре дә катнашты. Җир, милек мәсьәләләре һәм шулай ук башка социаль мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр каралды.
Район башлыгы Ленар Рафак улы җиткерелгән барлык сораулар буенча аңлатмалар бирде һәм җаваплы затларга алга таба аларны чишүгә ачыклык кертте.

Исегезгә төшерәбез, Актаныш район башлыгының гражданнарны кабул итүенә алдан язылу шарт. Сорауларыгыз булса, район хакимияте бинасының 4 нче бүлмәсендә яки 3-44-12 телефоны буенча языла аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International