Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза.
Актаныш районында барлыгы 41 сайлау участогы эшләячәк. Алар иртәнге 7:00 сәгатьтә ачылды инде. Сайлауларда барлыгы 20874 райондашыбыз катнашыр дип көтелә.
Район башлыгы Ленар Зарипов тормыш иптәше Гөлнар ханым белән Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан 619 нчы сайлау участогына тәүгеләрдән булып килеп тавыш бирделәр. Иртәнге сәгать булуга карамастан биредә тавыш бирергә килүчеләр саны шактый иде.