Бүген республика муниципаль берәмлекләре Советында 2023 ел йомгаклары буенча иң яхшы якташлык җәмгыятьләрен бүләкләү тантанасы узды.
Чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Якташыбыз, Газетдинов Фәнис Таҗетдин улы җитәкләгән Яр Чаллы шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте - 1 урынны, Вахитов Вәсим Хуҗаҗан улы җитәкләгән Казан шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте 2 урынны яулады..jpg)
Якташларыбызны ихластан котлыйбыз! Алар туган җиребез белән тыгыз элемтәдә яшиләр. районыбызга, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә һәрвакыт ярдәм итеп торалар.