Район башлыгы Ленар Зарипов бүген волонтерлар белән очрашты.
Сөйләшүдә, хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган махсус фонд булдыру мәсьәләсенә нокта куелды.
Шулай ук чираттагы ярдәмне туплап җибәрү вакыты билгеләнде. Ул ноябрь айларында булыр дип көтелә.
Район башлыгы Ленар Зарипов җылы киемнәр, башка мөһим кирәк-яракларны җибәрү зарурлыгын ассызыклады.