Актаныш районында укуын тәмамлап эшкә кайткан яшь укытучыларга 3 ел дәвамында 100 шәр мең сум акча бирәчәкләр

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Актаныш районында укуын тәмамлап эшкә кайткан яшь укытучыларга 3 ел дәвамында 100 шәр мең сум акча бирәчәкләр.

Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район башлыгы Ленар Зарипов искәртте. Бу бер тапкыр бирелә торган ярдәм. Ягъни бер елга 100 мең сум күләмендә түләнәчәк. Әлеге акчалар бүленеп бирелми. Ел да тулысы белән, бер тапкыр түләнә. Әлбәттә, төп шартларның берсе - яшь мөгаллимнең 5 ел дәвамында районда эшләве.

Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, бу яңалык максатчан программа буенча укыган (целевой) яшь белгечләргә кагылмый.

Яңа уку елын республиканың мәгариф системасы иң кискен мәсьәлә: кадрлар кытлыгы белән каршы алды. Белем йортларына 2 мең укытучы җитми. Бу, бөтен яшь белгечләр дә шәһәрдә кала, авыл җирлегенә кайтмый дигән сүз түгел. Төп кытлык нәкъ шәһәр җирлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International