Актаныш яшьләре Түбән Кама шәһәрендә узган «Синен чират» форумында катнашты

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Актаныш яшьләре Түбән Кама шәһәрендә узган «Синен чират» форумында катнашты.

Форум «Мәгариф» милли проектының «Яшьләр регионы» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Форум кысаларында Яшьләр парламентында сайлаулар узды. Биредә бездән Рәмис Хәсәнов катнашты. Технология техникумы егетләре фильм әзерли. Гомумән, яшьләребез актив катнашып уңай тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International