Бүген, Яңа Әлем авылында "Мәдәният" милли проекты нигезендә капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортының кабат ишекләре ачылды.
Биредә зур эш башкарылды. Мәдәният учагы тулысы белән яңартылган. Рәсем, бию, җыр түгәрәкләре, зур гына китапханәсе, курчак театры, спортзалы булган үзәкләрнең берсе ул.
"Мәдәният йорты барлык авыл халкын бергә туплап, күңелле чаралар белән гөрләп торсын иде" дип искәртте тантанада катнашучы район башлыгы Ленар Рафак улы.
Истәлекле чарада Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Альберт Хәбибуллин да катнашты