Актанышбашта өй туе

2024 елның 23 августы, җомга

Бүген Актанышбаш авыл җирлеге башкарма комитетның яңа бинасы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты.

2017 елдан гамәлгә кергән Җирле үзидарә биналарын төзү һәм төзекләндерү программасы буенча бүгенге көндә Татарстанда 89 яңа бина төзелгән. Актанышта 3 яңа бина сафка басты, 4 се капиталь төзекләндерелде. Алдагы елларда тагын шул чаклы биналарны төзү һәм төзекләндерү ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International