Бүген Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында “Актаныш муниципаль белем бирү системасының хәзерге үсеш тенденцияләре: гаилә кыйммәтләреннән алып техник ачышларга кадәр” темасы астында район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.
Чарада Актаныш муниципаль районы Башлыгы – Зарипов Ленар Рафак улы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Хабибуллин Альберт Галимҗан улы һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы консультанты Ахатова Әлфия Гафиятулла кызы катнашты.
Конференция белем бирү учрежденияләренең зур күргәзмәсе белән башланып китте. Пленар өлештә мөгаллимнәр, мәктәп директорлары чыгыш ясады. Утырыш ахырында үз һөнәренә тугры калып озак еллар хезмәт куйган мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде.