Актаныш районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» хәйрия акциясе август ае башында ук старт алган иде.
Аның төп максаты - яңа уку елы алдыннан авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, балаларга ярдәм итү. Сер түгел, бүгенге көндә баланы мәктәпкә җыендыру саллы гына финанслар таләп итә.
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм "Таттелеком"ның район бүлеге җитәкчесе Ринат Хаернасов озакламый мәктәп бусагасын атлап керәчәк кыз һәм малайларга уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырды.
Ленар Рафак улы хәйрия эшендә катнашкан һәр райондашыбызга, эшмәкәрләргә ихластан рәхмәтләрен җиткерде.
Безнең районда 2024-2025 уку елына 1 сыйныфка 205 бала барачак. 2-11 сыйныфларда укучы 2736 баланың 72 се ярдәмгә мохтаҗ.