Актаныш районы халкының алдагы бәйрәмнәрдә иминлеге - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Актанышта террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне (3 сентябрь) уңаеннан Татарстан Республикасы көнен (30 август), Белем көнен (1 сентябрь) бәйрәм итүгә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру чорында террорчылык куркынычларын кисәтү, җәмәгать иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында мәсьәләләр каралды. Шулай ук бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында террорчылык янауларын кисәтү, иҗтимагый иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында.

Көн тәртибе буенча Актаныш муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Айдар Фәрдиев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул сайлау участокларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләсенең аеруча мөһим булуын ассызыклады, шулай ук учреждение җитәкчеләрен һәм участок комиссияләре рәисләрен бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә өндәде. Үз объектларының иминлеген өстәмә тикшерү уздырырга, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен комплекслы чаралар күрергә. Сайлау участоклары биналарына затларны саклау һәм кертү чараларын көчәйтергә. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта персонал белән күнегүләр үткәрергә.

Район башлыгы Ленар Зарипов массакүләм мәдәни чаралар уздыру алдыннан һәм вакытында район гражданнарына аеруча уяу булырга кирәклеген искәртте: торак пунктларда шикле гражданнарның пәйда булуы, кеше күп булган урыннарда калдырылган сумкалар һәм пакетлар, экстремистик һәм террористик юнәлештәге мөмкин булган фактлар турында хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International