Район башлыгы Ленар Зарипов район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге белән танышты

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Ленар Зарипов район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге белән таныша.

Сөңгы елларда мәгариф учрежденияләрендә зур эш алып барыла. Капиталь төзекләндерү, ашханәләр яңартыла, «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәкләре төзелә. Бүгенге көндә районда шундый 8 үзәк ачылган. Быел тагын 2сен ачу планлаштырыла. Болар барсы да "Мәгариф" милли проекты кысаларында чынга ашырыла.

2025 елдан Россиядә балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы башланачак. Бу хакта президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында игълан иткән иде.

Федераль бюджеттан бу эшләргә 400 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International